Санитар-экологик икеайлыкта 1 млн. артык татарстанлы катнашты

13 июнь 2018 ел., чәршәмбе

Санитар-экологик икеайлыкта 1 млн 168 мең татарстанлы  катнашты. Узган ел 1 млн 127 мең кеше катнашкан булган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Санитар-экологик икеайлык барышында 13 мең техника берәмлеге кулланылган, полигонга 406 мең куб. метр калдык чыгарылган, 400 меңләп агач утыртылган. Моннан тыш, республикада балалар мәйданчыклары, тукталыш павильоннары һәм контейнерлар төзекләндерелгән.

Төп игътибар рөхсәтсез чүплек урыннарын ачыклауга һәм аларны тәртипкә китерүгә юнәлтелгән. Татарстанда ике ай эчендә 1,6 меңнән артык рөхсәтсез чүплек урыны ачыкланган, шуларның 94% ы бетерелгән.

Александр Шадриков тиздән Казанда футбол буенча ДЧ башланачак, дип искә төшерде.

Турнир вакытында мониторинг 5 күчмә лаборатория һәм 5 кече суднолар тарафыннан гамәлгә ашырылачак.

Санитар-экологик икеайлык вакытында ТРның иҗтимагый экологик кабул итү бүлегенә табигатькә зыян китерү турында  2 мең 324 мөрәҗәгать килгән. Шуның 92 %ы хәл ителгән, калган 8%ы министрлык контролендә, дип өстәде Александр Шадриков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования