Татарстан Республикасында 1 млн. 126,3 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 46,9%ы

9 июнь 2018 ел., шимбә

Татарстан Республикасында 8 июньгә 1 млн. 126,3 мең кв. м. торак, ягъни планның 46,9%ы файдалануга тапшырылган һәм ул үткән елның шушы чорына карата 113,8%ка үтәлгән.  

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Социаль ипотека программасы буенча 152,9 мең кв. м. мәйданда 2 мең 807 фатирлы 103 йорт гамәлгә кертелгән.

2018 елның инвестицион программасы буенча төзелеп килүче 177 объектның 80е әзер диярлек; уртача әзерлектә – 65 объект; 32 объектта эшлисе эшләр күп әле.

2018 елда республикада аренда торагы программасы кысаларында 28,7 мең кв. м. мәйданда 545 фатирлы 182 йортны, шул исәптән Иннополис шәһәрендә 16,9 мең кв. м. мәйданда 365 фатирлы 3 күп фатирлы йортны; 12 районда 11,8 мең кв. м. мәйданда 180 фатирлы 179 индивидуаль йортны (Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Баулы, Югары Ослан, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Саба, Чирмешән) эксплуатациягә тапшыру планлаштырыла.

4 районда 62 йорт гамәлгә кертелгән (Әлки – 10 йорт, Апас – 2 йорт, Саба – 40 йорт, Минзәлә – 10 йорт). Иннополис шәһәрендәге өч йортта түбә ябалар, фасад эшләре бара. 7 районда 111 объектта эшләр оештырылган. 

2018 елда республикада гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программасы буенча 165 гаиләне торак белән тәэмин итү күздә тотыла (332 млн. 545 мең сум бүлеп бирелгән). 7 июньгә 46 күп балалы гаиләгә (149 млн. 380 мең сумга); шулай ук 12 чернобыльчегә, 24 мәҗбүри күченүчегә, Ерак Төньяктан күченүче 3 кешегә сертификатлар рәсмиләштерелгән.

Татарстан муниципаль районнарында авыл клубларын төзү дәвам итә. 8 июньгә 28 объектның 27сендә эшләр оештырылган.  

8 июньгә муниципаль берәмлек башкарма комитетларының (советларының) 10 объектында эшләр оештырылган, шул исәптән 3 объектта диварлар торгызыла; 5 объектта түбә ябыла; 2 объектта эчке төзекләндерү эшләре бара.

Беренчел медик-санитар ярдәм программасы буенча республика муниципаль районнарында 2018 елда ФАП төзү һәм ремонтлау күздә тотыла. 10 объектта да эшләр алып барыла.

8 июньгә универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча 30 муниципаль райондагы 97 объектның 66сында эшләр оештырылган.  

Муниципаль районнарда өстәмә спорт объектлары төзү буенча 5 районда аерым универсаль спорт залы һәм 8 районда ябык йөзү бассейны төзелә. Финанслау күләме – 1 млрд. 692 млн. 477,6 мең сум.

Рөстәм Миңнеханов корыла торган объектларда сыйфатны тикшереп торырга кушты. Аның сүзләренчә, тиешле тикшереп тору органнары төзелеш эшләренең һәм кулланылучы материалларның сыйфатын җиренә җиткереп тикшерергә тиеш. 

Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов 2018 елның санитар-экологик икеайлыгында җиңүче шәһәр округларына һәм мунициципаль районнарга дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.   

«Иң яхшы шәһәр округы» номинациясендә беренче урынны Казан шәһәре алды, икенчедә – Чаллы шәһәре. «Шәһәр статусы белән иң яхшы муниципаль район» номинациясендә беренче урында Әлмәт районы, икенчедә – Түбән Кама районы, өченчедә – Минзәлә районы.  «Иң яхшы муниципаль район» номинациясендә Сарман районы беренче урында, икенчедә – Саба районы, өченчедә – Апас районы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования