Быел Татарстан төзелеш компанияләре биш ай эчендә дүрт миллион сумлык штрафка тартылган. Бу хакта бүген Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рафаил Гаянов сөйләде.
Тикшерүләр вакытында төп игътибар техника куркынычсызлыгын саклауга юнәлтелә, диде Гаянов.
“2017 елда безнең Инспекция меңнән артык объектта дүрт меңнән артык тикшерү уздырды. 7 миллион 600 мең сумлык штраф салынды. 2018 елда 134 тикшерү үткәрелеп, 4 миллионнан артык штраф билгеләнде. Билгеле, бу исәрпкә техника куркынычсызлыгын сакламау очраклары да керә”, – дип сөйләде Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе урынбасары.
Штраф санкцияләре 300 мең сумга кадәр җитә, диде ул.
Быел Татарстанда төзелештә сигез бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Шуларның өчесендә үлем очраклары күзәтелгән.