Казан шәһәрендә күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлешендә оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

2018 елның  1 июнендә Казан шәһәрендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов җитәкчелегендә киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР ДТКИ башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин, ТР ДТКИ башлыгы урынбасары Рафаил Гаянов, хокук идарәсе башлыгы Шамил Раимов, төгәлләнгән төзелеш объектларын кабул итүне күзәтү бүлеге башлыгы Инна Кәримова һәм җыелма анализ бүлеге башлыгы Светлана Вишнякова катнашты.

Исегезгә төшерик, мондый очрашулар  Лаеш, Яшел Үзән, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Чистай шәһәләрендә дә үткәрелде. Чара Инспекция хезмәткәрләре өчен күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлешендә оештыру мәсьәләләрен аңлату максатында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International