ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 1 млн. 42,5 мең квадрат метр торак сафка кертелде

2018 елның 11 мае, җомга

2018 ел башыннан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 457 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары буенча 4 млн. 682 мең сумлык 136 карар чыгарылган. Үзкөйләнешле оешмалар 670 оешманы тикшергән. Шулай ук төзелеш мәйданнарында санитар-экологик икеайлык кысаларында да күзәтчелек алып барыла. 103 тикшерү үткәрелгән, 28 хокук бозу очрагы ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында булып узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Алексей Фролов сүзләренчә, 10 май көненә республикада 1 млн. 42,5 мең квадрат метр торак сафка кертелгән, бу планның 43,4%ын тәшкил итә һәм узган елга карата – 123 %.

 Социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру өлкәсендә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органнарына 142,3 мең квадрат метрлы 2 мең 615 фатирлы 81 йорт турында хәбәр иткән. Төзелүче 199 объекттан эшләр 102 объектта тәмамланып килә, әзерлеге уртача дәрәҗәдә – 64 объект, 33 объектта эшләр башланган гына. 

Фролов хәбәр иткәнчә, 2018 елда арендалы торак программасы кысаларында 28,7 мең кв. метрлы 545 фатирлы 182 торак йорт, шул исәптән Иннополис шәһәрендә 365 фатирлы 3 күп фатирлы йорт һәм Татарстан муниципалитетларында бер бүлмәле 179 хосусый йорт сафка кертелгән. Бүгенге көнгә 2 районда 43 йорт сафка бастырылган. 

Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча 2018 елда 297 ятим баланы тораклы итү планлаштырыла. 

Авыл клублары төзү программасы буенча каралган 28 объекттан 27 сендә эшләр башланган. 

ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең тугызында да капиталь ремонт эшләре тәмамланган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International