28 майда «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Коррупциясез Татарстан» телетапшыруында туры эфирда тиешле республика программалары кысаларында тормышка ашырыла торган торак төзелеше мәсьәләләре турында фикер алышачаклар

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре  идарәсе инициативасы белән 2018 елның 10 маенда «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалының «Коррупциясез Татарстан» телетапшыруын әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил, Казан мэриясе һәм «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан Республикасы дәүләт программалары буенча төзелешне башкарганда килеп туган актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты, шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләренең төп темаларына анализ ясады.

Югарыда бәян ителгәннәрне исәпкә алып, «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалының «Коррупциясез Татарстан» телетапшыруы кысаларында төзелеш программаларын гамәлгә ашыру буенча республика халкы арасында (гамәлгә ашыру схемасы, катнашу мөмкинлекләре, хакимият органнары һәм оешмалар белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, төзелеш барышында тикшерү-күзәтү мәсьәләләре, төзелеш объектларының сроклары һәм сыйфаты, шул исәптән гарантия йөкләмәләрен үтәү) һәм коррупцияне профилактикалау буенча күрелгән чаралар буенча аңлату эшләре үткәрү планлаштырыла.

 «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалындагы тапшыру 2018 елның 28 маенда күрсәтеләчәк. Аталган темаларга кагылышлы сорауларны түбәндәге адрес буенча юлларга мөмкин: anticorruption.RT@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International