Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссиясе утырышы булды

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Бүген Инспекциядә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкиле катнашында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссиясе утырышы булды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендәге дәүләт граждан хезмәткәренең  хатынының  керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләрне тапшыра алмавының объектив сәбәпләре булуы хакында гаризасы каралды.

Инспекция башлыгының беренче урынбасары Ильфарт Сафиуллин җитәкчелегендәге Комиссия утырышында Испекция башлыгы урынбасары Рафаил Гаянов, хокук идарәсе башлыгы Шамил Рәимов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлеге башлыгы Наталья Гапсәләмова, "АБАДА" фәнни-интеграция берләшмәсенең фәнни-методологик тәэминат департаменты җитәкчесе, доцент, фәлсәфә фәннәре кандидаты Ленар Сафиуллин, Комиссия сәркатибе – дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлегенең коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау секторының әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Игнатьева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International