«Алсу»микрорайондагы торак йортка Ярашлылык турында бәяләмә бирелде

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан «Алсу» микрорайонындагы 3 подъездлы торак йорт төзелешенең икенче этабы буенча соңгы тикшерү чаралары уздырылды. Йорт Татарстан Республикасы, Әлмәт р-ны, Әлмәт шәһәре, Ринат Галиев ур., 33 й. адресы буенча урнашкан. Проект буенча ул – 10 катлы торак йорт, анда 128 фатир, аларның гомуми мәйданы– 6 458,05 кв. м.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча закон бозу очраклары ачыкланмады. 2018 елның 30 мартында төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның, проект документаларының таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм кулланылучы энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин итү таләпләренә җавап бирүе турында бәяләмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International