Татарстанда 850,8 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

2018 ел башыннан Дәүләт төзелеш инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 314 тикшерү уздырылды. Хезмәт саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 3 млн 6 мең сумлык 88 карар чыгарылган. Бу хакта 2018 елның 31 мартында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды.

Министр хәбәр иткәнчә, 30 мартка республикада 850,8 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шушы чорына караганда 130,9% тәшкил иткән.

Социаль ипотека программасы кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды гомуми мәйданы 140,9 мең кв. метр булган 2 мең 574 фатирлы 75 йорт буенча хисап бирде.

Аренда торагы программасы буенча 2018 елда Иннополис шәһәрендә аренда торагының икенче чиратын төзү планлаштырыла, бу – 730 фатирлы 6 йорт.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту чаралары кысаларында 13 ветеран өчен 5 йорт төзелеше бара.

2018 елда 297 ятим баланы торак белән тәэмин итү, күпфатирлы инвестицион торак программасы буенча 120 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Авыл клублары төзелеше программасы кысаларында 26 объектта эш оештырылган.

Медицина ярдәме станцияләренә һәм хастаханәләргә: Казан шәһәрендә (4 объектта), Балтач, Лаеш, Алексеевск районнарындагы 7 объектта да капремонт бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International