Өлешләп төзүне дәүләт контролендә һәм күзәтчелегендә тоту

“Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә дәүләт тикшереп торуын һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 2007 елның 27 декабрендәге 66-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (алга таба – 66-ТРЗ номерлы ТР Законы) нигезендә 12 муниципаль берәмлек территориясендә җирле үзидарә органнарына өлешле төзелеш өлкәсендә тикшереп тору (күзәтү) буенча вәкаләтләр бирелде: Казан ш., Яр Чаллы ш., Әлмәт районы,Әгерҗе районы, Баулы районы, Югары Ослан районы, Алабуга районы, Яшел Үзән районы, Лаеш районы, Түбән Кама районы, Питрәч районы, Биектау районы.

ТР ДТК инспекциясе өлешле төзелеш өлкәсендә 33 муниципаль берәмлек территориясендә дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыра, аларга карата 2007 елның 27 декабрендәге 66-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы гамәле туктатылган: Азнакай районы, Аксубай районы, Актаныш районы, Алексеевск районы, Әлки районы, Апас районы, Арча районы, Әтнә районы, Балтач районы, Буа районы, Бөгелмә районы, Чүпрәле районы, Зәй районы, Кайбыч районы, Кама Тамагы районы, Кукмара районы, Лениногорск районы, Мамадыш районы, Менделеевск районы, Минзәлә районы, Мөслим районы, Яңа Чишмә районы, Нурлат районы, Балык Бистәсе районы, Саба районы, Сарман районы, Спас районы, Тәтеш районы, Тукай районы, Теләче районы, Чирмешән районы, Чистай районы, Ютазы районы.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования